Зәй районы мәдәният идарәсе елның иң якты, иң көтеп алынган бәйгеләренең берсе – “Сабан туе гүзәле — 2026 “га сайлап алу туры башланачагы турында хәбәр итә. Талантлы, сөйкемле, татар телен яхшы белүче Зәй кызларын бәйгедә катнашырга чакыралар. Анда 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала.
Бәйге барышында конкурсантлар «Үзем турында сүз» презентациясе (3 мин) белән чыгыш ясарга, нәфис сүз - татар авторының шигыре яки прозасыннан өзек (3 минутка кадәр) сөйләргә, татар мәдәниятен һәм телен белү дәрәҗәсен билгели торган интеллектуаль биремнәрне үтәргә, милли ризыкны әзерләү осталыгы турында (2 минутка кадәр) сөйләргә, милли орнаментлы күлмәкләрдән дефиле ясарга тиеш булалар.
Төп бүләк - 60 000 сум һәм «Сабан туе гүзәле – 2026» титулы! Шулай ук 2 урынга - 40 000 сум, 3 урынга - 30 000 сум билгеләнә. Башка катнашучыларга махсус номинацияләр бирелә һәм 7 000 сумлык сертификатлар тапшырылачак.
“Сабантуй гүзәле -2026” катнашу өчен агымдагы елның 15 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча гариза бирергә һәм тулы буйлы фотосурәт җибәрергә кирәк: dkenergetik2011@mail.ru
Белешмәләр өчен телефон: 8 (85558) 2-85-15
Конкурсның финалы 2 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Җиңүче Зәйне Казандагы, Магнитогорскидагы Сабантуйларда һәм, әлбәттә, шәһәребездәге төп бәйрәмдә тәкъдим итәчәк.