Зәйдә санитар-экологик икеайлык башлана

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Зәй районында 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.

Ике айлык кысаларында төрле чаралар: ишегалларын һәм йорт яны территорияләрен җыештыру, чүп-чар һәм эре габаритлы калдыкларны чыгару, агачлар һәм куаклар утырту планлаштырылган. Өмәдә коммуналь хезмәтләр, предприятиеләр, учреждениеләр һәм барлык битараф булмаган кешеләр катнашачак. Оешмаларга конкрет участоклар, урамнар һәм иҗтимагый зоналар беркетелгән инде.

Белгечләр территорияне кардан тизрәк азат итү һәм җыелган чүп-чардан чистартуга керешү өчен кар массаларын тизрәк таратырга киңәш итә. Эшләрне уңайлы башкару өчен санитария көннәре итеп - чәршәмбе, җомга һәм шимбә билгеләнгән. Бу көннәрдә күпләп җыештыру һәм экологик акцияләр үткәрү планлаштырыла.

26 апрельдә узачак гомумрайон өмәсе төп вакыйга булачак.

Җирле хакимият органнары район халкын җирлегебездә тәртип һәм чисталык урнаштыруга кушылуга актив өлеш кертергә чакыра. Чисталык икеайлыгы-территорияләрне җыештыру гына түгел, уңайлы шәһәр мохите булдыруга, экологик культураны күтәрүгә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга мөһим адым да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International