27 марттан 29 мартка кадәр Түбән Кама шәһәрендә гадәттәгечә 14 нче ирекле көрәш буенча "M-7 OPEN" Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярыш ел саен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән бик күп санда иң яхшы спортчыларны җыя. Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән 250 дән артык спортчы катнашты, шулай ук спортчылар Белоруссия һәм Казахстан республикаларыннан да килгән иде.
28 кг кадәр авырлык категориясендә егетләр арасында: Минеев Егор көмеш призёр булды, Фаршатов Данис бронза призер булды.
35 кг га кадәр авырлык категориясендә: Мөгурбиев Әбүбәкер көмеш призёр булды, Хисмәтуллин Арслан ярышларның бронза призеры булды.
38 кг кадәр авырлык категориясендә: Әмир Хөснетдинов ярышта җиңүче булды.
Ярышларда шулай ук Хәйбрахманов Марсель һәм Шәфиев Батыр катнашты, алар яхшы тәҗрибә туплап лаеклы чыгыш ясадылар.