Зәйдә техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр

2026 елның 27 марты, җомга

26 мартта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Камалиев Ф.Т., идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Рәхмәтов М.Х., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф., Россельхозцентр филиалы, Дәүләт техника күзәтчелеге һәм агрофирмалар белгечләре составындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.

Районның 4 агрофирмасында барлык техника язгы-кыр эшләренә әзерлек үткәрүнең эш планы нигезендә әзерлек сызыгына куелган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре техниканы әзерләүгә намус белән карадылар. Комиссия шулай ук агрофирмаларда минераль ашламалар һәм орлыклар саклауны карады.

Тикшерү йомгаклары буенча 1 урынны «Союз-Агро» ҖЧҖенең «Гулькин» бүлекчәсе һәм «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» ҖК алды. Алар иң зур балны җыйдылар. Техника язгы кыр эшләренә әзер, механизаторлар индивидуаль саклану чаралары, техник хезмәт күрсәтү агрегатлары, вахта өчен автомобильләр һәм механизаторларны кайнар ризык белән тәэмин итү өчен автомобильләр белән комплектланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International