Зәйдә хәрби операциядә катнашучысы В.А. Исаичевны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 27 марты, җомга

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте ефрейторы Исаичев Вячеслав Александрович белән хушлашты.

Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды.

Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы П.С. Уразайкин һәлак булучының әнисе, балалары, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, район башлыгы исеменнән, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Сезгә һәм якыннарыгызга бу кайгылы көннәрдә сабырлык һәм ныклык телибез. Без Вячеслав Александрович белән горурланабыз һәм аның турындагы истәлекне йөрәкләребездә мәңгегә сакларбыз. Сугышчы тыныч йокласын", - диде Петр Сергеевич.

 Район хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Гурьянов Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Вячеслав Александровичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Вячеслав Исаичевны Мирный микрорайоны зиратына җирлиләр.

Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International