Зәйдә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды. Чарада төрле ведомстволар һәм учреждениеләр вәкилләре катнашты. Чыгышлар  белән яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Руслан Романов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Владимир Колчерин, табиб-нарколог Илфат Салихов чыгыш ясады. Катнашучылар алдагы утырыш карарларын үтәү, хәвеф-хәтәр төркеменнән гаиләләр һәм яшүсмерләр белән профилактик эш оештыру, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору чаралары турында фикер алыштылар. Гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Тәрбия һәм социализация - бәйлелекләрне булдырмауда төп рольне уйнаучы гаиләнең төп функцияләре.

 Утырыш йомгаклары буенча районда наркотикларга каршы эшне көчәйтүгә юнәлтелгән конкрет карарлар кабул ителде. Петр Сергеевич комиссиянең барлык әгъзаларын бу мөһим юнәлештә уртак көчләрне активлаштырырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International