Бүген Чыбыклы мәктәбендә район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында халык белән очрашу узды.
Очрашуда шулай ук район Советы, башкарма комитет җитәкчеләре, белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар, 2025 елга авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар; авыл халкына дәүләт ярдәме программалары һ. б.
2025 елда авыл җирлегендә үзара салым буенча түбәндәге эшләр башкарылган:
Онбия авылында зират төзекләндерелгән (ремонт ясалган, койма буялган);
Суык Чишмәдә – Үзәк урамга юл салынган;
Чыбыклы авылында Тукай, Полевая урамнарындагы юлларга вак таш җәелгән, шулай ук 2 зираттагы коймаларны һәм йортларны буяу өчен буяулар сатып алынган.
Очрашу Баһаудиновлар гаиләсен 50 еллык алтын туйлары белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.