Бүген Поручик авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары П. С. Уразайкин катнашында халык җыены узды.
Очрашуда гражданнарның үзара салымы буенча темалар, шулай ук грант акчаларына башкарылган эшләр турында фикер алыштылар.
Җирлектә иң мөһим вакыйгаларның берсе Сәрәпәле, Камышлы һәм Канаш авылларында яңа алма бакчалары утырту булды. Хисап елында 300 гә якын яшь агач утыртылды.
Поручик һәм Сәрәпәле авыллары клубларында волонтерлар маскировка челтәрләре үрү һәм фронтка киткән егетләребезгә чәй әзерләү буенча эшне даими алып баралар.
Чарада район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин махсус хәрби операциягә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.