Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте ефрейторы Кульков Данила Дмитриевич белән хушлашты.
Матәм чарасы Мирный микрорайонының шәһәр мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының әнисенә, хатынына, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле Наталья Николаевна, Олеся Павловна, хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешене югалтуны баса алырлык сүзләр юк. Бездә сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм ныклык телим. Без Данила Дмитриевич белән горурланабыз һәм аның турындагы истәлекне күңелләребездә озак сакларбыз. Сугышчы тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич.
Район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
Данила Дмитриевичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Д. Д. Кульковны Яңа шәһәр микрорайоны зиратына җирләделәр.
Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!