"Факел" балаларны савыктыру лагеренда көзге смена башланды

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

"Факел" балаларны савыктыру лагеренда көзге смена көзге каникулның беренче көненнән, 26 октябрьдән башланып, 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу сезонда биредә Татарстанның төрле шәһәрләреннән 7-17 яшьлек 196 бала ял итәчәк. Сменаның темасы итеп "дөнья халыклары әкиятләре" сайланды, һәм балалар рәхәтләнеп кино дөньясына чумачаклар, үзләрен режиссерлар, сценаристлар һәм әлбәттә, актерлар ролендә сынап караячаклар. Программада ораторлык сәнгате, актерлык осталыгы, үз кулларың белән уенчыклар ясау, патриотик сәгать һәм башкалар кебек мавыктыргыч мастер-класслар планлаштырылган. Иң кызыгы үз кино әкиятен булдыру,  һәр чараның күңелле һәм бай булуы, һәр баланың  үз сәләтен күрсәтә алу мөмкинлеге.  Балалар белән яшь, ләкин тәҗрибәле әйдаманнар эшләячәк, алар сменаны онытылмаслык һәм уңай хис-кичерешләр белән тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International