18 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Тәвәккәл таш яра!» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды. Кичәнең кунагы Илзирә Ибраһимова - ул шифаханәдә авыруларны дару белән генә түгел, үзенең моңлы җырлары белән дә дәвалаучы, актив позицияле шәфкать туташы. Коллективта тырыш, үрнәк хезмәткәр булса, сәхнәдә көр тавышлы, беренче мизгелдән үк җырның мәгънәсен тыңлаучы күңеленә юнәлтә белүче җырчы да. Күп җырларының авторы – әнисе, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Аның сүзләренә язылган «Тормыш яратканны ярата» җыры белән җырчының сәхнә карьерасы башланып китә. Репертуарында патриотик җырларга игътибар зурлыгы күренә.
Чара барышында Илзирә Ибраһимова тамашачыларны үзенең тормышы, иҗаты белән таныштырды, җырлар башкарды, үзенең шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ТР Рәисе делегациясе составында фронттагы хәрбиләрне барып котлау чарасында катнашуы турында сөйләде. Киләчәккә планнары белән уртаклашты.