Зәй яшьләре флешмоб-эстафетада катнашты

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

18 мартта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Кырымның Россия белән берләшү көнендә, актив яшьләр патриотик бию флешмоб-эстафетасын башлап җибәрде. Якты акция рухи элемтәне, үзара ярдәмне һәм Россия яшьләренең иҗат һәм хәрәкәт аша бердәмлеген символлаштыруга юнәлдерелгән. Эстафетаны беренчеләрдән булып дәртле бию номеры белән Зәй-2 яшьләр үзәгенә йөрүчеләр башлап җибәрде һәм  видеоролик форматында  "Добро" ("Игелек") үзәгенә йөрүчеләргә җибәрделәр. Бу  үзәктәге  балалар инициативаны күтәреп алдылар, үзләренең уникаль хәрәкәтләрен өстәделәр һәм эстафетаны  Зәй (РСО) студентлар отрядларына  җибәрделәр. Шулай итеп, онлайн режимда бию марафоны шәһәрнең актив өч яшьләр мәйданчыгын бердәм патриотик омтылышка берләштерде. "Флешмоб - ул күңел ачу гына түгел, бу безнең иҗат аша гомуми гражданлык позициясен белдерүнең заманча ысулы", - дип бүлеште яшьләр үзәге җитәкчесе.

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты нәкъ менә шундый форматлар тудыра. Эстафетада катнашучы, "Добро" ("Игелек") үзәге волонтеры Анастасия, үз хисләре белән уртаклашты:

«Башлап җибәрү бик дулкынландыргыч булды! Бу эстафета өзлексез дәвам итүче изгелек һәм бердәмлек чылбыры кебек. Мондый мизгелләр гомергә хәтердә кала һәм сина — зур, көчле илнең бер өлеше икәнлегеңне тоярга ярдәм итә».

Флешмоб-эстафета милли проект нәтиҗәләрен ачык күрсәтә: яшьләр читтә калмый, ә актив рәвештә уңай контент булдыра, бу чаралар оешмалар арасындагы бәйләнешләрне ныгыта һәм патриотизм культурасын заманча, яшьләргә аңлаешлы форматлар аша формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International