Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Рамазан - ул игелек һәм сабырлык, үзара ярдәмләшү һәм аңлашу ае, анда дин тотучылар бер-берсенә мөләем мөнәсәбәттә, уй-фикерләренең сафлыгына игътибарлы булырга йөз тоталар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Ураза гаете бәйрәме тирән рухи мәгънәгә ия, анда иманны ныгыту шатлыгы, кыйммәтле тәҗрибә туплау, әхлакый яктан чистарыну, үз-үзеңне камилләштерү бергә туплана. Бу бәйрәм - гаилә һәм дуслар арасында шатлыклы аралашу вакыты да. Традиция буенча аны бай һәм юмарт табын белән каршылау өстенә ярдәмгә мохтаҗларга игътибар биреп, аларга һәртөрле булышлык күрсәтеп, шатлык өләшеп билгеләп үтәләр.
Районның мөселман оешмаларына үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре, дуслык һәм күршелек традицияләрен үстерүләре, мәдәниятара багланышларны баетулары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сез махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кирәкле гуманитар ярдәм күрсәтәсез, районда уздырыла торган барлык чараларда да актив катнашасыз.
Кылган игелек рухи гармонияне арттырсын, ә намуслылык, шәфкатьлелек һәм юмартлык Исламның иң яхшы әхлакый, гуманистик нигезләрен чагылдыру үрнәге булсын. Районыбыз мөселманнарына ныклы сәламәтлек, бәйрәм рухы, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!