Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәйгә эш визиты белән килде

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.

Чарада район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Татарстан бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.

Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелгән иде:

Бөтендөнья татар конгрессының Зәй бүлекчәсенең 2025 елдагы эше, милли мәгарифнең торышы, районда милли мәдәният мәсьәләләре, татар телен үстерүдә һәм саклауда мәчетләрнең һәм дин әһелләренең роле, татар авылларының тормышы һәм тарихи фактлары, чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм башкалар турында хисап.

Докладлар белән Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе А.М. Биккинина, мәгариф идарәсе җитәкчесе М. К. Вәлиәхмәтова, район мәдәният йорты директоры Г.М. Гатина, С. Рафыйков исемендәге үзәк китапханә директоры С. М. Батршина, район имам - мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин, «Зәй офыклары» район газетасы редакторы Э. Р. Әгъләмова, гимназия директоры М.Ф. Мөхәммәтханов чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм журналист Гөлназ Ибраһимованың эш сәфәренең тагын бер максаты "Татарлар: Үз өемдә – үз көем"радиотапшыруының чираттагы чыгарылышын әзерләү булды.

Проект Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм "Россия радиосы – Татарстан" каналында эфирга чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International