Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булган рядовой Хәмиев Рөстәм Илдар улын соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Хәрби хезмәткәрнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов мөрәҗәгать итте. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Рөстәм Хәмиевне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар һәм Яңа шәһәр бистәсе зиратына җирләделәр.