Бүген «Без бергә» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды.
Очрашуга дүрт Зәй хәрбие килде-дүртесе дә дәүләт бүләкләрен йөртүчеләр. Чара Александра Шишмагаева башкаруында патриотик җырдан башланды. Махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Разиф Гали улы хәрбиләрне шәһәр һәм райондагы эшләрнең торышы, башкарылган эшләрнең барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, районга хәрбиләр командирларыннан Рәхмәт хатлары килү дәвам итүен билгеләп үтте. Чираттагысы бүген очрашу барышында тапшырылды.
Хәрби бурычын үрнәк итеп үтәгәннәре һәм сугышчан бурычларны үтәгәндә яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен, Разиф Гали улы Познань Кызыл Байрак орденлы 506 нчы гвардия Суворов мотоукчылар полкының Рәхмәт хатын, хәрби хезмәткәр Айрат Ринат улының әти-әнисе Зөһрә һәм Ринат Габбасовларга тапшырды.
Очрашуда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары, районнан җибәрелә торган гуманитар ярдәм турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар хәрбиләргә тагын бер мәртәбә рәхмәт белдерделәр.
Хәрбиләр, үз чиратында район халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт җиткерделәр. Туганнары һәм якыннары белән янәшә ял итеп, алар үзләренә куелган бурычны намус һәм батырлык белән үтәүләрен дәвам итәчәкләр.