Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Россия көне белән котлавы

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

    Хөрмәтле зәйлеләр!

    Хәзерге Россия – көчле һәм бәйсез дәүләт, үз милли мәнфәгатьләре сагында нык тора һәм елдан-ел куәтле держава статусын ныгыта. Илебез мондый күренекле позицияләргә дәүләтчелекне торгызуның күп гасырлык катлаулы юлы, халкыбызның рухи көче һәм какшамас кыйммәтләре – бердәмлек һәм бәйсезлек, тынычлык һәм татулык формалашкан юлны үтеп иреште.

    Без илебез мәдәнияте һәм фәненең бөек казанышлары, Россия коралының җиңүе, иң авыр вакытларда халкыбызның бердәмләшә белүе белән хаклы рәвештә горурланабыз. Туган җиребезне яхшырак, матуррак итәргә омтылабыз. Безнең активта бай тарихи, мәдәни, әхлакый, интеллектуаль, табигый, геосәяси потенциал бар. Әмма иртәгәге иң яхшы көнгә ышанычны чынбарлыкта бары тик тырыш хезмәт белән генә тормышка ашырырга мөмкин.

   Зәй муниципаль районы бөтен ил белән бердәм ритмда яши. Белемнәребез һәм көчебезне район һәм республиканың ныгуы өчен куеп, без бөек Россиянең үсешенә ярдәм итәбез, чөнки илнең көче һәм абруе аның төбәкләре һәм шәһәрләренең уңышларыннан һәм хезмәтеннән тора.

   Хөрмәтле райондашлар! Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм районыбыз, республикабыз һәм илебез файдасына яңа казанышлар телим. Әлеге бәйрәм Россия өчен горурлык хисе уятсын, көч бирсен һәм иҗади рухыбызны ныгытсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International