Югары Баграж авылы чиркәвенә кач куелды һәм чаңнар изгеләндерелде

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

   Бүген Изге Тын көнендә Югары Баграж авылы чиркәвенә кач куелды һәм чаңнар изгеләндерелде.  

    Тантанада Бөгелмә һәм Әлмәт епискобы Мефодий, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова, Зәй округы благочинные Вячеслав Федоров, православие дине вәкиле Александр Расторгуев, район керәшен җәмгыяте рәисе Валентин Атласов, Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев катнашты.

    Чиркәүне торгызу 2023 елның апрелендә “Бергә саклыйк" федераль проекты буенча башланды. "Безнең районда төрле милләт, төрле дин вәкилләре дус яши. Районда һәм шәһәрдә мәчетләр, чиркәүләр төзелә һәм торгызыла. Мондый игелекле эшләр уртак тормышның нигезе булып тора. Чиркәү авылның төп үзәге булып тора, бирегә күрше авылларда яшәүчеләр дә йөри. Изге Троица чиркәве мәдәни мирас объектларын реставрацияләү программасы буенча торгызыла. Моның өчен Без Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинга, район башлыгы Разиф Кәримовка рәхмәтле", - диде Петр Уразайкин чыгышында.

     Чарага җыелганнарны Владыка Изге Тын көне белән котлады һәм гыйбадәт кылды.

      Югары багражлылар һәм  күрше авыл халкы да  бу вакыйгага бик шат булдылар. Аннары кунаклар чиркәү эченә керделәр һәм анда башкарылган эшләрне карадылар.

      Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев чиркәүне торгызуда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International