Зәй районында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрне соңгы юлга озаттылар

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булган кече сержант Закиров Рөстәм Әминҗан улы белән Акатьев Ваталий Викторовичны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин хәрби хезмәткәрнең туганнарына һәм якыннарына, барлык зәйлеләргә, район башлыгы Разиф Кәримов,  шәхсән үз исеменнән һәм барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

   "Бүген без ил өчен авыр вакытта читтә калмаган, Ватан чакыруы буенча Ватанны саклаучылар сафына баскан, хәрби бурычларын намус һәм лаеклы үтәп, туган ил чикләрен саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән геройларыбызны соңгы юлга озатабыз. Балаларының һәм оныкларының якты киләчәге хакына иң кыйммәтлесен – үз гомерен биргән кешеләрнең истәлегенә лаеклы булу безнең бурычыбыз. Кайтарып булмаслык югалтуның авырлыгын бернинди сүз белән дә аңлатып булмый. Чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез, - диде Петр Сергеевич.

     Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

       СВОда катнашучыларны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Рөстәм Закировны - Бохарай авылы зиратына, Виталий Акатьевны микрорайон зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучылар истәлеге зәйлеләрнең күңелендә мәңге яшәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International