Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган лейтенант Данилов Александр Викторовичны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннарына, барлык зәйлеләргә район башлыгы Разиф Кәримов, шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Бүген без ил өчен авыр вакытта читтә калмаган, Ватан чакыруы буенча илебезне саклаучылар сафына баскан, хәрби бурычын намус һәм лаеклы үтәп, туган илебез чикләрен саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән якташыбызны соңгы юлга озатабыз. Балалары һәм оныкларының якты киләчәге хакына иң кыйммәтлесен – үз гомерен биргән кешеләрнең истәлегенә лаеклы булу безнең бурычыбыз. Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов мөрәҗәгать иттеләр. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Александр Даниловны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Хәрби хезмәткәрне Яңа шәһәр микрарайоны зиратына җирләделәр.