Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Бер гаилә түбәсе астында: милли проектлар өлкәннәрнең тормышын ничек үзгәртә
2025 елның 2 апреле, чәршәмбе
Зәй шәһәрендә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаилә» дигән проект тормышка ашырыла. Тәрбиягә алган гаилә нәрсәдән гыйбарәт? Тәрбиягә бала алган гаилә-социаль хезмәт күрсәтүнең аерым формасы, ул ялгыз өлкән кешенең яңа гаиләдә вакытлыча яки даими яшәвен күздә тота. Бу модель карау, эмоциональ ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар биреп, өлкән яшьтәге кешеләр өчен яшәргә уңайлы шартлар тудыра. Проектның төп максаты-өлкәннәргә һәм инвалидларга үзләрен зур һәм тату гаилә әгъзасы итеп тоярга, калган гомерләрен хөрмәт һәм кайгырту хәләтендә уздырырга мөмкинлек бирү нигезләнә. Бу исә өлкәннәргә җылылык һәм игътибар алу мөмкинлеге дә булып тора. Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре процессны җентекләп аңлатырга һәм барлык кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Аннары теләк белдергән кешеләр кайбер критерийларга туры килү һәм килмәүгә тикшерү уза, алар арасында тиешле күләмдәге тораклы булу, сәламәт һәм югары әхлакый сыйфатларга ия булу да мөһим. Әгәр барлык таләпләр дә үтәлсә, үзәк белән гаилә арасында өлкән яшьтәге кешене гаиләгә кабул буенча килешү төзеләчәк. Булачак гаиләләргә шулай ук берничә шарт куела. Тәрбиягә бала алучы гаиләнең Татарстан территориясендә яшәве, эшкә яраклы яшькә җиткән булуы һәм район гражданины булуы шарт. Әмма алар өлкән кешенең туганнары булырга тиеш түгел. Моннан тыш, пенсионер турында кайгырту бурычын үз өстенә алган кешеләр аны тиешле дәрәҗәдә карарга һәм лаеклы торак шартлары белән тәэмин итәргә дә тиеш булалар. Дәүләт бу миссиянең мөһимлеген аңлап өлкән яшьтәге кешенең ярдәмчеләренә айлык хезмәт хакы түләүне күздә тота. Программада катнашу өчен, тәрбиягә бала алучы гаилә төзү өчен кандидатлар билгеле бер критерийларга туры килергә тиеш. Аларда гаиләнең яңа әгъзасы яшәр өчен җитәрлек урын булырга тиеш, керем дәрәҗәсе яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш, җитди хроник авырулары, зарарлы гадәтләре булмаска һәм хөкем ителмәгән булырга тиеш. Проектны уңышлы тормышка ашыруның бер мисалы-Зәй муниципаль районының Сармаш-Баш авылындагы үрнәк. Биредә беренче группа инвалид Гыйльфанов Салихҗан Баттал улы Гыйниятуллина Алсу Таһир кызы һәм аның якыннары янәшәсендә яңа гаиләсен тапкан. Ул бу гаиләдә 2018 елның 7 декабреннән бирле яши. Аның сүзләренә караганда, тәрбиягә алган гаилә аның өчен чын ышанычлы урынга әйләнгән, ул бүгенге көндә шушы гаиләнең тулы кайгыртуы һәм игътибары үзәгендә яши. Шул вакыттан алып, Алсу Таһир кызы һәм аның тормыш иптәше өчен Салихҗан абый - әти, ә аларның балалары өчен бабайга әйләнгән.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Ураза бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәйгә эш визиты белән килде
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.
С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә җырчы Илзирә Ибраһимова белән очрашу булды
18 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Тәвәккәл таш яра!» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды.
18
март, 2026 ел
Зәй яшьләре флешмоб-эстафетада катнашты
18 мартта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Кырымның Россия белән берләшү көнендә, актив яшьләр патриотик бию флешмоб-эстафетасын башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз