1 апрельдән 31 майга кадәр Зәйдә санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Ике айлык кысаларында төрле чаралар планлаштырылган: ишегалларын һәм йорт яны территорияләрен җыештыру, чүп-чар һәм эре габаритлы калдыкларны чыгару, агачлар һәм куаклар утырту. Җыештыруда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары катнашачак. Икеайлык кысаларында һәр чәршәмбе санитария көне итеп билгеләнгән. 26 апрель район территорияләрен санитар чистарту көне дип игълан ителде.