Бүген «Энергетик» мәдәният йортында торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Программа мәдәният сарае иҗат төркемнәре башкаруында «Россия ирекле җан» вокаль-хореографик композициясе белән ачылды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов әлеге өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Разиф Галиевич үз чыгышында коммуналь хезмәтләрнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте, коллективларга эшне оста оештырганнары һәм бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең өстә бөтен Зәй муниципаль районы тормышы өчен зур җаваплылык ята. Авыр, әмма халык өчен мөһим хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Ышанам, сезнең тәҗрибәгез, эшкә бирелгәнлегегез һәм фидакарьлегегез һәрвакытта да шәһәр һәм авыл кешеләре өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруга юнәлдереләчәк»,- диде Разиф Галиевич.
Район башлыгы шулай ук иң яхшы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын уздырды. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖнең баш инженеры Хуҗин Илгиз Фәйзеләхәт улы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Ышаныч»торак ширкәте идарәчесе Имаметдинова Наҗия Нәкыйп кызы бүләкләнде. 8 кеше Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, 9 хезмәткәр Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бәйрәм чарасын «Магия» халык хореография ансамбле, «Улыбка» балалар хореография ансамбле, «Мирас» халык вокаль-хореография ансамбле, «Энергетик» мәдәният йорты концерт төркеме башкаруындагы концерт номерлары бизәде.