Зәйдә район Советы утырышы узды

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Бүген кече Фәннәр академиясенең актлар залында дүртенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының кырык җиденче утырышы узды. Утырышны Зәй муниципаль районы Советы рәисе Р.Г. Кәримов алып барды. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелде, шуларның иң мөһиме - Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советына депутатлар сайлауларны уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турындагы мәсьәлә булды. Яңа ун ел вакытка схема расланды. Шәһәрдә барлыгы 20 округ формалаштырылган. Шулай ук утырышта милекне тапшыру, Зәй муниципаль районы Советының кайбер карарларына, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү буенча һәм башка мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International