Бүген «Без бергә» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды. Очрашуга «Фараон», «Рафа», «Лелик» һәм «Тартар»исемле дүрт Зәй хәрбие килде. Сугышчылар белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссариатның өлкән белгеч – эксперты Георгий Борисов, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, волонтерлар һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операция барышында һәлак булган зәйлеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы хәрбиләрне шәһәр һәм районда башкарылган эшләрнең торышы һәм барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде.
"Без сезне туган җиребездә күрүебезгә бик шатбыз. Сезнең җиңү белән исән-имин кайтуыгызны телибез. Районда сугышчыларга-махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша,тыл нык. Безнең яшьләр дә, үсеп килүче буын да сездән үрнәк ала. Патриотик юнәлеш соңгы елларда җанланды, егетләр теләп армиягә китәләр. Болар барысы да сезнең батырлык үрнәгендә эшләнә", - диде Разиф Галиевич.
"Безгә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтле, тылның ныклыгын тоябыз. Зәй егетләре үзләре алдына куелган бурычны батырларча һәм намус белән үтәүләре, бердәм рухлы булулары белән аерылып торалар", - диделәр махсус хәрби операциядә катнашучылар.
Очрашу ахырында яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева яшьләргә һәм хәрбиләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен бөтен шартлар булган яңа бина буйлап экскурсия уздырды. Бу психологларның уңайлы кабинетлары, коллектив дәресләр һәм җәлеп ителгән белгечләр белән индивидуаль очрашулар өчен кабинетлар.
Чара барышында кунакларны «Мирас» халык вокаль-хореография ансамбле солисткасы Александра Шишмагаева һәм тынлы уен кораллары классы буенча балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Маргарита Гурова үзләренең иҗади чыгышлары белән сөендерделәр.