Зәй шәһәренең яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Ш. белән очрашу узды. Чара барышында яшь буында патриотик аң формалаштыруның мөһим темалары күтәрелде, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына тулысынча туры килә. Хәрби хезмәткәр очрашуда катнашучыларга үзенең ничек хәрби хезмәттә булуы, андагы тәҗрибәсе белән уртаклашты, хәрби-кыр шартларындагы тормышы, Ватан алдындагы бурычы һәм махсус хәрби операциядә очраткан кыенлыклары турында сөйләде. Очрашу герое патриотлык һәм бердәмлек турындагы фикерләре белән уртаклашты, шулай ук алгы сызыктагы кешеләргә ярдәм итүнең аеруча мөһим булуы турында ассызыклады. Очрашуда катнашучылар яшь буынның армиягә һәм ветераннарга ярдәм итүгә ничек өлеш кертә алулары турында сораулар бирделәр һәм актив фикер алыштылар. Яшьләр үзәге директоры сүзләренчә, мондый очрашуларны оештыру куркынычсызлык кыйммәтләре һәм аның өчен көрәшүче кешеләр турында мөһим искә алу булып тора. Зәйлеләр илебезне яклаучылар белән лаеклы горурлана, элеге очрашулар яшьләрне актив гамәлләргә һәм патриотизмга даими рухландырып тора.