Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны соңгы юлга озаттылар

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан өч солдат-Рөстәм Хәниф улы Мингалиев, Сергей Владимирович Камышов һәм Вячеслав Николаевич Исаков белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариатының өлкән белгече – эксперты Георгий Борисов һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Кече сержант Рөстәм Мингалиевны, запастагы рядовой Сергей Камышевны һәм рядовой Вячеслав Исаковны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Рөстәм Мингалиевны Яңа шәһәр микрорайоны зиратына, Сергей Камышовны Тукай районы Мәләкәс авылы зиратына, Вячеслав Исаковны - Мирный микрорайоны зиратына җирләделәр. Геройлар турындагы истәлек зәйлеләр йөрәгендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International