Хуҗалык итүче барлык субъектларга һәм гражданнарга түбәндәгеләрне үтәргә кирәк: терлекчелек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булган барлык хайваннарны идентификацияләргә һәм ветеринария хезмәтендә исәпкә куярга; яңа сатып алынган хайваннар, алынган үрчем, сую һәм сату, берничә хайванның кинәт үлүе яисә бер үк вакытта авыру очраклары турында дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә; чыгышлары билгесез булган, ветеринария документларыннан башка, тәэмин итүче хуҗалык субъектының ветеринария хезмәте эпизоотик иминлеген расламыйча, җибәрүче хуҗалыктан хайваннарны кертүне булдырмаска, хуҗалыкка яңа кергән терлекләрне тиешле тикшеренүләр һәм эшкәртүләр үткәрү өчен 30 көн дәвамында карантинлаштырырга; беренче таләп буенча ветеринария белгечләрен терлекләрне профилактик тикшерүләр, иммунизацияләр өчен күрсәтергә; көтүлекләрне, су эчерү урыннарын, терлекчелек биналарын тиешле ветеринария-санитария хәлендә тотарга, шулай ук фермаларны хайваннарда йогышлы авырулар китереп чыгаручы матдәләрдән саклау буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрендә каралган башка чараларны гамәлгә ашырырга; терлекләрне республика территориясенә ветеринария-озата бару документларыннан башка кертү тыела, керткән очракта җаваплылык Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 10.8 статьясына нигезләнеп карала. 1. Терлекләрне ташу, күчереп йөртү яки суюның ветеринария-санитария кагыйдәләрен йә терлекчелек продуктларын әзерләү, эшкәртү, саклау яки сату кагыйдәләрен бозу, әлеге статьяның 2 һәм 3 өлешләрендә каралган очраклардан тыш, гражданнарга - биш йөздән бер мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга – ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр штраф каралган. 2. Авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм (яисә) терлекчелек продуктларын ветеринария документларыннан башка ташу, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм (яисә) терлекчелек продуктларын шәхси файдалану өчен ташудан тыш, гражданнарга – өч меңнән биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – утыз меңнән кырык мең сумга кадәр, юридик затларга-өч йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр штраф каралган. 3. Биологик калдыкларны җыю, утильләштерү һәм юк итүнең ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу - гражданнарга – дүрт меңнән биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – егерме меңнән кырык мең сумга кадәр, юридик зат төземичә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга-кырык меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга яки эшчәнлеген туксан тәүлеккә административ туктатуга китерә, юридик затларга - биш йөз меңнән җиде йөз мең сумга кадәр яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып торуга китерә. Онытмагыз, йогышлы авырулар барлыкка килүгә һәм аның таралуына китергән гамәлләр (гамәл кылмау) өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган!