8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды. Финалда чемпион исеме һәм пьедесталдагы урын өчен көрәшүче иң көчле алты команда очрашты. 1 урынны «Яшьлек» командасы (Зәй шәһәре) алды. Иң яхшы сакчы-Мирон Попов («Яшьлек»). Статистика нәтиҗәләре буенча иң яхшы капкачы Ангелина Зотова («Яшьлек»). Команданы һәм тренер Кривенко Денис Юрьевичны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!