Ел саен Зәй муниципаль районы "Район мәдәният йортына" караган авыл мәдәният йортларында "Батырлыкны театр аша курсәтү" фестиваль-конкурсы уздырыла.
Быел театр бәйге-фестивале Россия Федерациясенең атказанган артисты Наил Дунаев истәлегенә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды, бу спектакльләр патриотик темага һәм бердәмлеккә багышланды.
Район буенча ике ай эчендә илебез драматурглары, язучылары һәм кинофильмнары буенча 32 спектакль күрсәтелде.
Спектакльләр дә профессиональ актерлар түгел, гади авыл кешеләре, мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, фермерлар һәм театр яратучылар катнаша. Әмма бу гадәттән тыш талантлы кешеләр профессиональ актерлардан бер дә ким уйнамыйлар.
Фестиваль нәтиҗәләре апрель ахырында игълан ителәчәк.