11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте. Ярышлар "Зәй" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре арасында 2012 елгы һәм аннан кечкенә, 2009-2011 елгы егетләр арасында 16 авырлык категориясендә үткәрелде. Ярышларда Аксубай, Түбән Биш, Кадер, Поручик, Югары Мәлем авылларыннан һәм Зәй шәһәреннән 115 көрәшче катнашты. Ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камалова Регина Николаевна, Миннәхмәтов Анас Әхәт улы, Азат Әхмәтбай улының улы Руслан, аның абыйлары Гайсә һәм Газинур Хайруллиннар, Зәй районы физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы, спорт ветераннары катнашты.