Зәйдә 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген "Энергетик" мәдәният йортында Зәй муниципаль районы Советының 2024 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча 46 нчы утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Утырышта катнашучылар үзләренең эш визитларын шәһәрнең социаль объектларыннан башладылар. Беренче объект үзәк район хастаханәсе территориясе булды. Соңгы 9 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә инвестицияләр күләме 800 млн сумнан артып китте. Декабрьдә район үзәк хастаханәсе заманча җиһазландырылган тагын бер бина белән тулыланды – капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар корпусы бинасы файдалануга тапшырылды. Кунаклар шулай ук Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, «Дулкын-Волна» бассейнында, балалар һәм яшьләр белән эшләүгә юнәлдерелгән «Без бергә-Мы вместе» психологик –педагогик ярдәм үзәгендә булдылар. Аерым юнәлештә хәрби хезмәткәрләргә – свода катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтү каралган. "Энергетик" мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен районның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре күргәзмәсе оештырылды, шулай ук аларның эшләре турында фильмнар күрсәтелде. Пленар өлеш мәдәният сараеның тамаша залында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларны 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлары белән таныштырды. Өстәмә доклад белән Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев чыгыш ясады. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов утырышта катнашучыларны республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләчәккә бурычлар билгеләде. Ул 2025 елда илдәге катлаулы вәзгыятькә карамастан, барлык республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк,-дип ышандырды. Юрий Зимелевич Зәй районы эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм киләчәктә дә динамик үсеш теләде. Ул билгеләп үткәнчә, энергия нәтиҗәлелеге рейтингында район елдан-ел үз позицияләрен яхшырта, икътисадый үсеш темпларын һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурсларга ия. Ул шулай ук район җитәкчелегенә һәм барлык район халкына бердәм хезмәтләре, Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин зәйлеләргә иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Хисап сессиясе бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. «Аксар» җитештерү комплексы идарәчесе Гамир Гайнетдинов «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре»исеменә лаек булды. «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме Финанс - бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге башлыгы Наталья Бакеевага бирелде. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишинага һәм Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Галәмовага Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белдерелде. «Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры вазыйфаларын башкаручы Эдуард Галиев һәм «Җир төзелеше бюросы» ҖЧҖ директоры, Зәй шәһәре Советы депутаты Рәсил Әгъләмов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Югары Мәлем авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурия Абзаловага һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Светлана Шишкановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә һәм торгызуга зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау билгесе белән Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров бүләкләнде. Зәй муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Алексеевка һәм Бохарай авыл җирлеге башлыгы, Зәй муниципаль районы Советы депутаты Елена Груздевага Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Морозов Олег Викторовичның Рәхмәт хаты тапшырылды. Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге намуслы хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улының Рәхмәт хаты белән «Татмедиа» акционер җәмгыятенең «Зәй - информ»баш мөхәррире-филиалы җитәкчесе Александр Исаков бүләкләнде. Намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм актив депутатлык эшчәнлеге өчен «Аккурайд Уилз Руссиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең персонал сайлау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгече, Зәй муниципаль районы Советы депутаты Наталья Фединага Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International