Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
1 августка кадәр Татарстан эш бирүчеләре хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүгә гариза бирә алалар
2024 елның 23 июле, сишәмбе
Һәр иминиятләштерүче производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарны мәҗбүри социаль иминият чаралары исәбеннән киметә ала. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүне сорап 716 эш бирүче мөрәҗәгать иткән инде. Эш бирүчеләр кисәтү чараларын финанслауны үз акчалары хисабына гамәлгә ашыралар, ә аннары, чыгымнарны кайтаруны сорап, Социаль фондка мөрәҗәгать итәләр. Компенсация алу өчен 1 августка кадәр Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтенә тиешле гариза бирергә, ә инде кисәтү чаралары башкарылганнан соң, күрсәтелгән максатларга тотылган чыгымнар турында 15 декабрьгә кадәр хисап бирергә кирәк. Гаризаны һәм документлар пакетын дәүләт хезмәтләре порталында, почта аша, шулай ук Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләрендә шәхси кабул итү барышында бирергә мөмкин. "Кагыйдәләр нигезендә, эш бирүче җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан узган календарь ел өчен исәпләнгән иминият кертемнәре суммасының 20% ына кадәр кайтара ала. Иминләштерүче пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалавына өстәмә чыгымнар тоткан очракта компенсация күләме 30% ка кадәр арттырылырга мөмкин. Компенсация алу өчен эш бирүченең иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар буенча бурычлары булмаска тиеш. 2023 елда Татарстан Республикасында 1608 оешма әлеге мөмкинлектән файдаланды», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 2024 елда төбәк иминиятчеләре социаль иминият чараларын 17 юнәлеш буенча җибәрергә хокуклы. Татарстан эш бирүчеләре арасында 2023 елда түбәндәге юнәлешләргә аеруча ихтыяҗ зур булды: - хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү (2023 елда 114.1 млн. сум), - пенсия алды (пенсия яшендәге) яшендәге хезмәткәрләрнең шифаханә-курорт дәвалануына (2023 елда 190,7 млн. сум); - сертификацияләнгән индивидуаль яклау чараларын сатып алу (2023 елда 171,5 млн. сум); - хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү (2023 елда 24,8 млн. сум). Агымдагы елның 19 мартыннан көченә кергән 123н Приказы нигезендә быелдан башлап иминиятчеләрнең һөнәри куркынычларны бәяләү чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеге барлыкка килде. Гаризаны карау статусын Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге сайтының «Страховательләргә» бүлегендә тикшерергә мөмкин. Иминиятләштерүчеләр өчен региональ контакт-үзәк телефоны: 8 (843) 279-27-66.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Зәйдә “Сабантуй гүзәле- 2026” ел бәйгесенә старт бирелә
Зәй районы мәдәният идарәсе елның иң якты, иң көтеп алынган бәйгеләренең берсе – “Сабан туе гүзәле — 2026 “га сайлап алу туры башланачагы турында хәбәр итә.
Зәйдә санитар-экологик икеайлык башлана
Зәй районында 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.
30
март, 2026 ел
Зәйлеләр Яр Чаллыда якташлар җәмгыятьләре очрашуында
Ике шәһәр элемтәләре турындагы тарихи күргәзмә төп вакыйга булды. 28 мартта Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Зәй һәм Минзәлә якташлык җәмгыятьләре вәкилләренең җылы һәм бай эчтәлекле очрашуы узды.
Зәйдән 13 бала “Раздолье” дәвалау-савыктыру комплексына китте
Зәй районы мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар сәяхәттән башланды. 28 мартта 13 бала “Раздолье” Чистай дәвалау-савыктыру комплексына юнәлде. Сәфәр балалар ялы һәм сәламәтләндерү программасы кысаларында оештырылды. Егетләрне смена дәвамында бай күңел ачу программасы гына түгел, иммунитетны ныгытуга һәм организмны гомуми савыктыруга юнәлдерелгән медицина процедуралары комплексы да көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз