Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм озата барды
2024 елның 22 июле, дүшәмбе
Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм госпитальләрдә дәваланучы сугышчылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китерелде. Традиция буенча зәйлеләр ерак юлга чыгучы йөк машиналарын Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан озаттылар. Бу юлы гуманитар ярдәмне район башлыгы Разиф Кәримов, аның ярдәмчеләре Марат Кыямов һәм Дмитрий Соловьев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Зәй бүлекчәсе социаль координаторы Сергей Хватков озата барды. Руль артында тәҗрибәле шоферлар Виталий Софин, Абдулкәрим Нәҗмиев, Рәйхәт Габидуллин һәм Рөстәм Латыйпов иде. "Мин Зәй районы халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле. Бу инде фронт линиясе буенча 45 нче рейс. Безнең хәрбиләргә ярдәм күрсәтелде. Без аларның заявкаларын үтибез, һәм бер йөк автомобиле зәйлеләр хезмәт итә торган барлык юнәлешләр буенча йөреп чыкты. Икенче машина Луганск госпитальләренә барды. Эссе һава торышын исәпкә алып, юл җиңел булмады. Ләкин без бурычны үтәдек-йөкне вакытында һәм зыян китермичә илтеп җиткердек. Гуманитар ярдәм илтергә автомобиль биргән шәһәребез эшкуары Андрей Золотухинга зур рәхмәт», - диде район башлыгы Рәзиф Кәримов. Бу инде зур йөк машинасы йөртүчесе Виталий Софинның 14 нче сәфәре. Ул һәр сәфәргә алдан әзерләнүен әйтте. Билгеле бер кыенлыкларга карамастан, йөк солдатларга һәрчак исән-сау барып җитә. Ул һәрвакыт үзе дә гуманитар ярдәмне бушатырга булыша, зәйлеләрне зур шатлык белән каршы алган хәрбиләр белән аралаша. Бу юлы сугышчыларга өч мотоцикл, автомобиль, буржуйка мичләре, суыткычлар, мичкәләр, рацияләр, маскировка челтәрләре, исемле посылкалар, тиз әзерләнә торган продуктлар, матраслар, кулдан ясалган дроннар, тәгәрмәчләр, автозапчастьлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр китерделәр. Зәй сугышчыларының маскировка челтәрләренә ихтыяҗы бик зур. Волонтерлар, көчәйтелгән режимда эшләп, йөкне төяүгә өлгертер өчен 100 дән артык челтәр үрделәр. Шулай ук хәрбиләргә «Яңа Зәй» һәм «Зәй офыклары» район газеталарының яңа чыгарылышлары китерелде. Элеккечә үк, шәһәр һәм район халкы хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште. Свода катнашучыларның үзләре әйтүенчә, Зәй районыннан, тулаем Татарстаннан кебек үк, зур ярдәм килә. Кече Ватаннан мондый ярдәм хәрбиләрне стимуллаштыра, аларга көч һәм тиз арада туган якларына җиңү белән кайтуга өмет бирә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
ноябрь, 2024 ел
Көрәш сәнгате өлкәсендәге Татарстанның "Золотой пояс» – "Алтын билбау"премиясен тапшыру тантанасы булды
23 ноябрьдә Казанда көрәш сәнгате өлкәсендәге Татарстанның «Золотой пояс» – «Алтын Билбау» VII Милли премиясен тапшыру тантанасы булды.
Ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды
23 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә 2010-2015 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Р. Р. Мөләхмәтов һәм Ю. А. Балякин истәлегенә Бөтенроссия турниры узды.
23
ноябрь, 2024 ел
Район башлыгы Разиф Кәримов Әниләр көне белән котлый
Хөрмәтле әниләр!Сезне чын күңелдән иң җылы һәм күркәм бәйрәмнәребезнең берсе — Әниләр көне белән котлыйм!
Зәйдә һәлак булган хәрби Борис Сафинны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр Ватаныбызны саклаучы – махсус хәрби операция барышында һәлак булган рядовой Сафин Борис Газизҗан улын соңгы юлга озаттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз