Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булганнар белән хушлаштылар

2024 елның 7 июле, якшәмбе
7 июльдә Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар - Солтанов Руслан Рафаилевич һәм Апполонов Владимир Валерьевич белән хушлашты. Матәм мәрәсиме «Энергетик» мәдәният йортында узды. Мәрхүмнәрнең туганнары, барлык зәйлеләрнең кайгысын район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов уртаклаштылар. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Бер минут тынлык белән солдатларны искә алдылар. Каһарманнар турында истәлекләр зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International