22 июньдә зәйлеләр хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелдылар. Ул 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Анда илебезнең 27 миллионга якын кешесе һәлак булган. Шулар арасыннан 7410 зәйле һәлак булган һәм сугыш кырларында хәбәрсез югалганнар исәбендә. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бу көн безнең өчен кайгы һәм бөек хәтер көне. Өлкән буынның нинди сынаулар кичергәнен күз алдына да китереп булмый. Безнең ата-бабаларыбыз үз гомерләрен Ватан иминлеге өчен биргәннәр. Бүген безнең барыбызны да яңадан бердәмлек һәм ныклыкта сыныйлар. Әмма өлкән буыннар яулап алган Җиңү бүген дә теләсә нинди сынаулар алдында безне җиңелмәс итә, рухны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә һәм алга таба барырга ярдәм итә!". Без чын күңелдән махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын һәм бүген безнең Ватаныбыз чикләрен яклаучы хәрби хезмәткәрләрнең җинүгә ирешүен телибез. Чара азагында сугыш кырларында ятып калган хәрбиләр хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды.