Район башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайткан солдатлар белән очрашты

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Сөббух Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз белән очрашу булды. Анда  катнашучыларны китап күргәзмәләре, балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның 25 еллыгына багышланган «осталыкка юл» сәнгать эшләре күргәзмәсе белән таныштырдылар. Шулай ук гаилә, игелек һәм тынычлык турында шигырьләр яңгырады. Сөйләшү чәй өстәле артында үтте.

  Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы, шәһәр һәм районның хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов намуслы хезмәтләре өчен хәрбиләргә рәхмәт белдерделәр, барсының да туган җиргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Үз чиратында район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеевта Бөек Ватан сугышы ветераннары көрәшен дәвам итүче хәрбиләргә рәхмәт белдерде. Сугышчылар үзләренең хезмәтләре, армиядәге көндәлек тормышлары турында сөйләделәр. Аларга җибәрелгән гуманитар ярдәмнәре, якыннары турында кайгыртулары өчен зәйлеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International