Район башлыгы Р.Г. Каримовның Россия көне белән котлавы

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

 Әлеге бәйрәмне без Ватаныбыз – бөек һәм куәтле Россиядә яшәвебез белән горурлану хисләре аша каршылыйбыз. Без бәйсезлеген һәм азатлыгын күп буыннар яулап алган, көчле һәм үз-үзен тәэмин итә торган илдә яшибез. Илнең тарихи үткәнен хөрмәт итү һәм аның зур киләчәгенә ышану, Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану бүген миллионлаган россиялеләрне, шул исәптән без – зәйлеләрне дә берләштерә. Зәй районы халкы Россия үсешенә лаеклы өлеш кертә. Без үз районыбызны, республикабызны һәм илебезне чын күңелдән яратабыз, халкыбызның бай мәдәни мирасын саклыйбыз. Балаларда һәр милләт һәм дин вәкилләренең гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбиялибез. Илебезнең иминлеге безнең һәрберебезгә бәйле булуын аңлыйбыз.

Киләчәктә дә безнең бердәмлегебез, патриотизмыбыз, тырышлыгыбыз һәм нәтиҗәгә эшләргә әзерлегебез Ватаныбызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен нигез булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим! Бәйрәм белән! Россия көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International