Сабантуй традицион рәвештә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта уза. Иртән парк территориясендә төрле мәйданчыклар тәкъдим ителде. Бәйрәм кунаклары авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, һөнәрчелек ишегалды, «милли традицион ишегаллары» мәйданчыгында татар, керәшен, рус һәм чуашлар ишегалларында югарыда аталган халыкларның көнкүреше һәм милли ризыклары белән таныша алдылар.
Бәйрәм чарасы хезмәт кешесен данлауга багышланган театральләштерелгән тамашадан башланды. Иң беренчеләрдән булып, бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның хезмәтләрен билгеләп үтте. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының 8 нче чакырылыш депутаты Айдар Метшин Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Сабантуй белән котлады. Шулай ук кунаклар алдында Россия Федерациясе Федераль Җыенының 8 чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов, Россия космонавт-сынаучысы Антон Шкаплеров һәм башкалар чыгыш ясады. Сабантуйның мактаулы кунаклары арасында Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук бүлеге башлыгы Марат Долгов, "Коррупциягә каршы бизнес" иҗтимагый процедуралар үзәге" нең башкарма рәисе Гөлнара Сергеева, атаклы якташлар:Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең математика, механика һәм машина белеме бүлеге академик-сәркатибе Юрий Гортышев, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Минзәлә драма театры артисты Фоат Зарипов, Зәй муниципаль районы башлыгының җәмәгать ярдәмчеләре һәм башкалар бар иде.
Төп сәхнәдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы тармагында династияләр булып эшләүче Уразмановлар, Гатауллиннар һәм Җиһаншиннар гаиләләре дә билгеләп үтелде. Зәй муниципаль районының «Язгы чәчү батыры - 2024» мактаулы исеме «Аксар» җитештерү комплексы «Зәй» агрофирмасыннан Илдус Хәйруллинга бирелде. Район башлыгы Разиф Кәримов аңа «Лада-Гранта» маркалы җиңел автомобиль ачкычын тапшырды, шулай ук чәчү батыры традицион бәрән белән бүләкләнде.
Сабантуй Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Шәрәбҗанов чыгышы белән дәвам итте. Шулай ук зәйлеләр алдында «Энергетик» мәдәният йортының «Ялкынлы йөрәкләр» концерт төркеме һәм җырчы Нәзилә Морзаханова, вокал дуэты Булат Закиров һәм Салават Шәфыйкова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева, «Минһаҗев»татар кавер-төркеме чыгыш ясаячак.