Зәй делегациясе республика конференциясендә катнашты

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
4 июньдә Әлмәт шәһәрендә Татарстан территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика конференциясе узды. Конференциядә Зәйдән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина җитәкчелегендә 12 территориаль иҗтимагый үзидарә рәисеннән торган делегация катнашты. Конференциядә катнашучылар Чистай, Баулы, Яшел Үзән, шулай ук Иркутск өлкәсе һәм Иркутск шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләренең эш тәҗрибәсе белән танышты. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр халыкның хакимият органнары белән үзара эшчәнлегендә зур роль уйный. ТИҮ эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен арттыру максатыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә халыкны җәлеп итү тора. Чара актив рәисләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җирле үзидарәне үстерүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Зәйнең "35нче бистә" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Румия Зәбирова территорияләрне үстерү һәм иҗтимагый үзидарә гомумроссия ассамблеясының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International