Зәйдә "Имин балачак" проекты кысаларында балалар өчен дәресләр уза

2024 елның 4 июне, сишәмбе
«Энергетик» мәдәният йортында «Имин балачак» проекты кысаларында балалар өчен дәресләр уза. Мәктәп яны лагерьларыннан килгән яшь зәйлеләр мәдәният йортында муниципаль хезмәтнең баш белгече Елена Минһаҗева һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең дәүләт инспекторы Александр Сапегин белән очраштылар. Викторина форматында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, урамда җәяүле һәм автомобильдә пассажир буларак үзләрен ничек тотуларын искә төшерделәр. Аннары юлда куркынычсызлык турында мультфильм карагач, үз белемнәрен ныгыттылар. Җәй тыныч һәм кайгысыз булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International