Зәйдә «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале үткәрелде
2023 елның 5 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан башлап ел саен «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез»шәҗәрә фестивале үткәрелә. Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Республика шәҗәрә фестиваленең зона этабында Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән гаиләләр катнашты. Фестиваль программасы үз эченә Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәриевна Габдрахманова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары тарафыннан расланган критерийлар буенча бәяләнгән 2 блокны алды.
«Эхо веков в истории семьи - тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабында Зәй муниципаль районыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе беренче урынны яулады һәм фестивальнең зона этабында җиңүче булды. Тукай муниципаль районыннан Аглиевлар гаиләсе-2, Менделеевскидан Будниковлар гаиләсе 3 урынны алды. Зона фестиваленең калган катнашучылары "Катнашучы дипломнары" белән бүләкләнделәр.
Фестивальнең зона этабында җиңүче 15 нче майда- Халыкара гаилә көнендә, Казанның Г. Камал исемендәге театрында узачак «Эхо веков в истории семьи-тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең республика этабында катнашачак.