Әлеге девиз астында «Экояз» кысаларында зурлар төркеме балалары өчен экологик акция уздырылды. Безнең бакчага йөрүче сабыйлар чынбарлыкта, тирә-яктагы чисталык, тәртип һәрберебезнең үзеннән башлануын күрсәтте! Балалар тәрбиячеләр белән бергә:уен мәйданчыкларын тәртипкә китерделәр; үткән елгы яфракларны, территориядә булган чүпне җыйдылар. Һәрбер бала уртак эшкә үз өлешен кертте, ә тәрбиячеләр табигатьне саклау һәм тирә-юньне тәртиптә, чисталыкта тоту, ни өчен шул кадәр мөһим икәнен аңларга ярдәм иттеләр. Мондый акцияләр балаларда җаваплылык, хезмәт сөючәнлек һәм тирә-юньгә мәхәббәт тәрбияли. Барлык акциядә катнашучыларга активлыклары һәм әлеге чарадан читтә калмаулары өчен рәхмәт әйтәбез!