Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримовның авыл бүлекчәләренә чираттагы сәфәре булды. Анда катнашучылар авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр һәм «Агрокөчләр» АҖ белгечләре комиссиясе составында чәчү эшләренең барышын карап чыктылар.
Алар арпа, сабан бодае, борчак, шикәр чөгендере, көнбагыш һәм рапс чәчү эшләренең сыйфатын тикшерделәр. Районда барлык чәчү эшләре бөртекле культураларны яхшы сыйфатлы итеп үстерү технологиясе нигезендә алып барыла. Техник культуралар кырларында, чәчүгә кадәр, технология нигезендә катлаулы ашламалар кертелә. Шунысы куанычлы, «Зәй» агрофирмасы шушы көнне арпа чәчүне төгәлләде.
Шулай ук көзге культураларны карадылар һәм алга таба эшләү буенча буенча тәкъдимнәр бирелде. Районда уҗымнарның мәйданы 16732 гектар тәшкил итә һәм алар барысы да яхшы хәлдә. Чүп үләннәрен эшкәртү таләп ителә, бу эшкә игенчеләр бүгеннән үк керештеләр инде.
Разиф Галиевич әңгәмә барышында белгечләргә һәм механизаторларга эшнең сыйфатын яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде һәм һава шартлары уңай булганда сабан культураларын һәм шикәр чөгендерен чәчүне төгәлләү бурычын куйды. Район башлыгы «Сабантуй» бәйрәменә бөртекле һәм техник культураларның тишелеп чыгуын һәм яхшы эш күрсәткечләре белән очрашуларын теләде.