Зәйдә 9 Май алдыннан Җиңү бульварында декоратив алмагачлар утырттылар

2026 елның 5 мае, сишәмбе

5 майда Зәйдә Җиңү бульварында зур күләмле яшелләндерү акциясе узды. «Хәтер бакчасы акциясе кысаларында декоратив алмагачлар утыртылды, алар үзәк мәйданны төзекләндерүнең дәвамы булды. Элегрәк бу урында дистә еллар элек утыртылган алмагачлар үскән. Вакытлар узу белән агачлар үз ресурсларын югалткан һәм хәзер аларга алмашка яңа үсентеләр килде.

Әлеге акциядә Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримовта катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел Җиңүнең 80 еллыгына 80 зәңгәр чыршы утыртылган иде. Быел бульварны 81 декоратив алмагач бизәячәк. "Бу символик чара һәм хәтерне саклау өчен бик мөһим", — дип ассызыклады Разиф Кәримов. Киләчәктә биредә Ватанны саклаучыларга багышланган тулы кыйммәтле мемориаль комплекс пәйда булачак.

Акциядә шулай ук район һәм хәрби комиссариат җитәкчеләре, яшь армиячеләр, махсус хәрби операция ветераннары катнашты.

Киләсе елларда Җиңү бульвары ял итү өчен тагын да уңайлырак һәм матуррак урын булыр, ә яз көне яңа алмагачларның чәчәк атуы белән шәһәр халкын сөендерер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International