Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан Алексеев Ленар Алексеевичны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген Зәй халкы  махсус хәрби операциядә катнашкан  рядовой Алексеев Ленар Алексеевич белән хушлашты.

Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов һәлак булучының әнисенә, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Алексеев Ленар Алексеевичның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм ныклык телим. Ленар Алексеевич безнең хәтердә мәңгегә үз ватанын саклаучы, чын патриот һәм герой булып калачак! - диде Разиф Галиевич.

Җыелучылар алдында шулай ук ТР Хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу сүзләре белән куратор Иван Гущин, РФ Оборона министрлыгы һәм ТР Хәрби комиссариаты исеменнән майор, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Динар Хәсәнов чыгыш ясады.

Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Ленар Алексеевичны Югары Шепкә авылы зиратына җирләделәр.

Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International