Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге шәхси составы белән очрашты. Район башлыгы үз чыгышында хезмәткәрләрне 2022 елда ирешкән районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм агымдагы 2023 елга бурычлар билгеләде. Нәтиҗә ясап Разиф Галиевич хокук саклау органнары хезмәткәрләренә киләчәктә дә җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Өлгерлек һәм һөнәри осталык күрсәткән, район территориясендә оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге балигъ булмаганнар эшләре буенча участок уполномоченные Фәрхетдинов Радик Рөстәм улы һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге территориясенә хезмәт күрсәтү бүлеге оперуполномоченные Храмов Александр Сергеевич бүләкләнде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлары боерыклары белән Зәй районы бүлегенең 5 хезмәткәренә махсус исемнәр бирелде.