Район җитәкчелеге "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ коллективы белән очрашты

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

17 гыйнварда район җитәкчелеге "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ хезмәт коллективы белән очрашты. Районның 2022 елда ирешкән социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга куелган планнары белән таныштыру буенча үткән очрашуда, район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камалиев Фәргать Талверт улы, шәһәр башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна да катнашты. Зәй  "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ эшчәнлегенең төп төре-ашлыкны кабул итү, киптерү, чистарту һәм саклау һәм җибәрүгә корылган. 2022 елда 78 мең тоннадан артык ашлык кабул ителгән, предприятиедә 78 кеше эшли. Былтыр ашлык саклауның төп заказчылары Зәй районының  якындагы агрофирмалары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермер хуҗалыклары булды. Предприятие хезмәт хакын  һәм салымнарны түләү буенча йөкләмәләрне вакытында үтәп килә. Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев кече хуҗалыкларга, аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян фермер хуҗалыкларына бирелә торган субсидияләр һәм дотацияләр турында сөйләде. Район башлыгы 2022 елда башкарылган эшне уңай бәяләде һәм коллективка киләчәктә дә хезмәт уңышлары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International