Зәйдә район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары һәм авыл халкы белән очрашулары башланды

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның 16 гыйнварыннан район җитәкчелегенең халык һәм предприятие, оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары башланды. Бүген Зәй ГРЭСында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында беренче очрашу узды. Районның шәһәр төзүче предприятиесе хезмәткәрләрен, 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм агымдагы елга куелган планнары белән таныштырдылар. Разиф Галиевич үзенең чыгышында Зәй ГРЭСЫ коллективының район тормышында мөһим роль уйнавын, үзен социаль әһәмияткә ия проектларда актив күрсәтүен, шәһәребезнең иҗтимагый тормышында әйдәп баручыларның берсе булуын билгеләп үтте. Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров үз чыгышында Зәй ГРЭСының төп эшчәнлеге белән таныштырды. 2023 ел башына Зәй ГРЭСЫ хезмәткәрләренең уртача саны 841 кеше тәшкил итте, шулардан сәнәгать-җитештерү персоналы – 817 кеше, сәнәгать булмаган персонал – 24 кеше. Салымнар буенча исәп-хисап билгеләнгән вакыт эчендә тулысынча башкарыла. Предприятиенең төп бурычлары булып предприятиенең нәтиҗәле эш режимын һәм кулланучыларны электр һәм җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар тора. Аларга түбәндәгеләр керә: 2023 елга Зәй ГРЭСының инвестицион программасына кертелгән эшләрне тулысынча башкару; 2022-2023 елларның сыйфатлы, авариясез җылыту сезонын тәэмин итү; төп һәм ярдәмче җиһазларны вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау; Матди ресурсларны экономияләүгә, чыгымнарны оптимальләштерүгә һәм финанс нәтиҗәләрен яхшыртуга юнәлдерелгән предприятие бюджеты белән нәтиҗәле идарә итү. Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Разиф Кәримов хезмәт коллективына һәм ГРЭС җитәкчелегенә Яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлы һәм тотрыклы эш теләде. Шулай ук хезмәт коллективлары белән очрашулар «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ, «Зәй урманчылыгы» ДКУ, «Сәламәтлек комбинаты» МУП, «Зәй-икмәк» ҖЧҖ, «Зәй кооператив сәүдәсе» кулланучылар җәмгыяте, «Зәй»Агросәнәгать паркында да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International