Зәй районында көзге культураларның торышы даими контрольдә тотыла

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
«Россельхозцентр»ның Зәй районы бүлеге белгечләре тарафыннан басуларда кышкы чорда уҗымнарнын хәле даими тикшерелеп торыла. Монолитларны сайлап алу системалы, айга ким дигәндә ике тапкыр, шулай ук температураның сизелерлек төшүеннән соң үткәрелә. Басуларда алынган үсемлекләрдә тупланган шикәр күләме Казан шәһәре «Россельхозцентр» филиалы лабораториясендә тикшереләчәк. Районда 2023 елгы уңыш өчен көзге культуралар 17,594 мең гектар мәйданда чәчелгән, шуларнын 13,250 мең гектары- көзге бодай, 4,344 мең гектары -көзге арыш. 12 гыйнварга туң катламы – 52-56 см, кар катламының калынлыгы 25-28 см, боз катламы 0,2 см, тармаклану үзәгендә температура -4,7 градус тәшкил итә. Гомумән алганда, көзге культураларның торышы яхшы дип бәяләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International